Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
В
Все
М
Математика
А
Английский язык
Х
Химия
Э
Экономика
П
Право
И
Информатика
У
Українська мова
Қ
Қазақ тiлi
О
ОБЖ
Н
Немецкий язык
Б
Беларуская мова
У
Українська література
М
Музыка
П
Психология
А
Алгебра
Л
Литература
Б
Биология
М
МХК
О
Окружающий мир
О
Обществознание
И
История
Г
Геометрия
Ф
Французский язык
Ф
Физика
Д
Другие предметы
Р
Русский язык
Г
География
Показать больше
Показать меньше
Kaka225
10.01.2023 00:07 •
Математика
10 предложений на татарском про зиму
Показать ответ
Ответ:
Sanek27rus
02.07.2020 18:59
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны... Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре - шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте. Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта. Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый. Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша... Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла... Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә - мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә. Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый... Возми понравившиеся предложения
0,0
(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
PilkaPie
20.07.2021 20:10
Для медведя на неделю приготовили 49кг мяса 28 кг хлеба.за день он съел 7кг мяса и 4кг хлеба.сколько кг мяса и хлеба останется ему до конца недели?...
ana0stacy
20.07.2021 20:10
Впиши пропущенные буквы а) а б в г ( ) ( ) б) к м о ( ) ( ) в) к н ( )...
olgamarinina1
20.07.2021 20:10
Вклассе 14 девочек. из них 8 девочек занимаются танцами,- а 9 пением. сколько девочек и танцует и...
настякотик13
20.07.2021 20:10
Сократите дроби (11+88)*12/60*11, 19*(29+87)/29*76 и написать на что сокращали...
putnikputen
20.07.2021 20:10
Вклассе из 25 учащихся 18 изучают язык, 15 - и 17 - французский. для каждых двух языков найдется ровно 5 учащихся, изучающих только эти два языка.сколько учащихся изучают все три языка,если...
astafievaolga20
20.07.2021 20:10
Решить из двух портов одновременно навстречу друг другу вышли катер яхта скорость катера 60 км в час а скорость яхты на 5 километров в час меньше катера и яхты встретились через 3...
nigaic
20.07.2021 20:10
40 карандашей разложили в 3 коробки: в одну большую и поровну в 2 одинаковые маленькие.сколько карандашей положили в каждую маленькую коробку? 1)сколько карандашей положили в 2 маленькие...
nikin25
20.07.2021 20:10
Решите уравнения x-2 целых7/12=5 целых3/18...
Malika89551
20.07.2021 20:10
За три месяца библиотека получила 370 новых книг. за октябрь и ноябрь вместе -250 книг..а за ноябрь и декабрь -235 книг. сколько новых книг библиотека получила в каждый из этих месяцев?...
baryshevskayaam
20.07.2021 20:10
Длина участка прямоугольной формы 126 см ширина 18 м...
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота