В
Все
М
Математика
А
Английский язык
Х
Химия
Э
Экономика
П
Право
И
Информатика
У
Українська мова
Қ
Қазақ тiлi
О
ОБЖ
Н
Немецкий язык
Б
Беларуская мова
У
Українська література
М
Музыка
П
Психология
А
Алгебра
Л
Литература
Б
Биология
М
МХК
О
Окружающий мир
О
Обществознание
И
История
Г
Геометрия
Ф
Французский язык
Ф
Физика
Д
Другие предметы
Р
Русский язык
Г
География
Chocolateteapot0507
Chocolateteapot0507
30.01.2020 10:29 •  Математика

это очень только нормально. ​


это очень только нормально. ​

Показать ответ
Ответ:
esedova61p0apim
esedova61p0apim
30.11.2022 12:40
ПОДУМАЕМ и остановим первого сразу на 48 минут.
Тогда второй едет 48 минут один, а потом оба навстречу.
Переводим время в часы: 48 мин = 0,8 часа. 
Тогда пишем уравнения
1) 30*0,8 = 24 км - проехал второй за время отдыха первого.
2) 168-24 = 144 км - путь до встречи
3) 15+30 = 45 км/час - скорость встречи.
4) 144: 45 = 3,2 час - время встречи.
5) 30 * 3,2 = 96 км - путь на встречу.
6) 24+96 = 120 км - путь второго от пункта В до встречи - ОТВЕТ
Проверка
15 км/ч *3,2 ч = 48 км - путь первого
120+48 = 168 - правильно 
0,0(0 оценок)
Ответ:
MrFear41
MrFear41
11.06.2022 16:23

Эссе «Мин -укытучы»

«Алма агачыннан ерак төшми»диләр. Тел мәсьәләсенә кагылганда, бу мәкаль искергән дә кебек. Туган телебезне, милләтебезне алмагач белән чагыштырсак, ә аның балаларын алмалар дип атасак, никадәр ераккарак китәргә тырыша үз теленнән  бүгенге милләт балалары, никадәр ераклашырга тырыша алар үз агачыннан, мәдәниятеннән. 27 ел мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгәндә күңелемне әрнеткәне шул -телебезне кимсетергә, аңа икенче дәрәҗәдәге дәрес итеп карарга тырышучылар байтак булды. Бу заманда туган тел укытучысына дәрес укудан тыш үзен еллар буена туган телнең мөһимлеген, кирәклеген, гүзәллеген расларга туры килә. Һәм кемгә дип уйлыйсыз шул ук татарның үзенә, балаларның әти-әнисенә.

Ләкин һичкайчан да татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнемә үкенмәдем. Чөнки   Каюм Насыйри сүзләре белән әйткәндә: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”.  Шулай ук аның түбәндәге сүзләре минем өчен девиз булып әверелделәр: “ Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"

Мин-туган тел укытучысы ! Төп максатым ул  -  балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә,  гореф – гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.

Минем  һәр хезмәт көнемне көрәш белән чагыштырырга мөмкин. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул..  Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, шул юлда армый -талмый хезмәт итү.

Мин-туган тел укытучысы, еллар үтү белән шуны аңладым: һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, укучыларга  кызыксынырлык булсын өчен, һәр дәрестә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк.  

Бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып,  иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү  алымнары да  белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.  Мин укучыларыма әзер белем   генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес – бәйге,  дәрес – презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.

Мин-туган тел укытучысы һәм дәресләремдә белем бирү генә түгел, милләткә мәхәббәт, меңьеллык тарихы булган татар халкы белән горурлану хисе тәрбияләргә тиешмен. Алай гына түгел, үз фикере булган, әхлаки яктан нык, тәртипле ата-ана булырдай кешеләр үстерергә өлеш кертергә тиешмен. Минем дә вазифам шуннан торганлыктан, мин әти-әниләр белән элемтәдә тору өчен төрле класстан тыш чаралар, җыелышлар үткәрәм, бергәләшеп татарча спектакльләргә барабыз. Бу балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Өстәп шуны әйтергә кирәк, фикеремчә, ата-аналар белән аралашыр, аларга киңәш бирер өчен, үзеңнең гаиләң һәм балаларың үрнәк булырга тиештер. Гаиләм минем һәр эшемдә терәк, таяныч, җиңел булмаган хезмәт юлымда ышанычлы юлдашым.

Мин-туган тел укытучысы. Максатым телебезнең байлыгының күпмедер өлешен укучыларымның аңына сеңдерү, аларны сүз белән эш итәргә өйрәтү, күңелләренә иҗат оеткысы салу. Байтак укучыларым минем кебек шигърият чире, иҗат чәме белән авырганнар икән, бу ләззәтле дә сихерле дә шигърият дөнясына алып керүем белән горурланам гына. Укучыларым сәнгатьле сүз белән клуб сәхнәсеннән чыгыш ясыйлар, татарча җырлыйлар. әдәби әсәрләрне сәхнәләштерәләр, әдәби әсәрләрнең теле өстендә эшләп рефератлар, докладлар язалар икән бу инде минем эшемнең нәтиҗәләре дип саныйм.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Ә үз телен, милләтен яратмаган баланың сәламәт булуына ышанып бетмим мин.     Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып ка

























0,0(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота