Однажды в 4 классе мне очень сильно понравился(ась) один мальчик (девочка). близился день Святого Валентина и я очень хотел(а) подарить ему (ей) валентинку. решил(а) положить валентинку ему (ей) в пенал. четырнадцатого февраля я так и сделал(а). начался урок и я был(а) в предкушении. он(а) увидел(а) эту валентинку, прочитал(а) её и с ухмылкой на лице порвал(а) валентинку. я растроился(ась) и на этом он(а) мне больше не нравился(ась). вот такой была моя первая любовь, которая запомнилась мне на всю жизнь
Мин бәхетле, чөнки минем янәшәмдә әтием дә, әнием дә бар. Мин пар канатлы гаиләдә тәрбияләнәм. Һәм шуның белән горурланам. Әткәй! Син бит, иң беренче чиратта, әниемнең таянычы. Нинди генә авырлыклар килсә дә, сез әнием белән икәүләп, чыгу юлларын эзлисез. Эштән арып-талып кайтсаң да, минем хәлләремне, укуларым белән кызыксынасың. Ялгышларым булса, шундук төзәтергә мөмкинлек бирәсең. Һәрвакытта : “Укы, укуың үзең өчен ”- дисең. Укыган кеше генә, үз максатына ирешә ала шул. Мин моны олы-олы апаларга, абыйларга карап әйтә алам. Шуңа күрә тырышып белем алырга тырышам. Өйдә картина төшсә дә, шкаф ишеге ватылса да, урындык селкенсә дә, краннан су агып торса да, лампочка янмаса да – без сиңа таянабыз. Чөнки бу эшләр безгә таныш түгел. Син кыю йөрәкле, куркубелмәс. Әтием, мин сиңа сокланам!
Минем әтиемнең исеме-Ришат. Үзе кап-кара, үзе чибәр. Елмаеп җибәрсә, дөньялар яктыра төсле. Ул йөк машинасында- йөртүче булып эшли. Төзелеш материалларын ташый ул. Иртәдән кичкә кадәр руль артында. Күзләре дә, куллары да таладыр, мөгаен. Әтием, киләчәктә мин дә синең кебек үрнәк булырга тырышырмын, синең ышынычыңны аклармын.