В
Все
М
Математика
А
Английский язык
Х
Химия
Э
Экономика
П
Право
И
Информатика
У
Українська мова
Қ
Қазақ тiлi
О
ОБЖ
Н
Немецкий язык
Б
Беларуская мова
У
Українська література
М
Музыка
П
Психология
А
Алгебра
Л
Литература
Б
Биология
М
МХК
О
Окружающий мир
О
Обществознание
И
История
Г
Геометрия
Ф
Французский язык
Ф
Физика
Д
Другие предметы
Р
Русский язык
Г
География
tnata007
tnata007
06.11.2021 11:51 •  Математика

1. Напишите координаты точек D, Е, Т и К, отмеченных на координатном луче. 2.Начертите координатный луч и отметьте на нем точки А(8), К(12), Р(1), М(9), N(6), S(3). 3.a) Какая из точек лежит на координатном луче левее: L(7), D(4), E(5), A(1)? b) Какая из точек лежит на координатном луче правее: С(3), М(8), F(6), B(2)?

Показать ответ
Ответ:
Nurbibi12
Nurbibi12
04.07.2022 22:44
Минем туган ягым башкортостан. безнең республикабыз бөек рәсәй киңлекләрендә урнашкан. монда бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. аларның уникаль гореф-гадәтләре, борынгы культуралары туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы. һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. кайда гына булмасаң да, нинди генә матур җирләрне күрмәсәң дә күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. безнең өчен зур горурлык шулдыр – кем генә башкортостанга кунак булып килмәсен, барсында мондагы яшел куе урманнар, саф чиста сулы елгалар, бөек урал таулары һәм кунакчыл, нечкә күңелле башкорт һалкы таң калдыра. туган як – ул минем яраткан гаиләм һәм туган йортым гына түгел, туган ягым минем бөтен башкортостан. эссе җәй көннәрендә урманда олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү иң рәхәтедер. кайдадыр якында гына җитез чишмә үзенең моңлы җырын җырлап йөгерә, ул бер дә арымый: кышын да, җәен дә, язын да, көзен дә каядыр ашыга да ашыга. минем туган ягым урманнары төрле-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәләргә, дару ясый торган үләннәргә бай. аларны барсында курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. бу бөтен байлыкны безнең яхшы һәм миһербанлы мөнәсәбәтебез генә саклап киләчәк буыннарыбызга да җиткерер. минем өчен кадерле һәм якын булган як ул минем туган авылым. туган авылым зур түгел, кечкенә, ул ике калкулык астында урнашкан. бу ике калкулык кышны салкын җилләрдән саклый безне, а җәйне монда авыл халкы урман җиләге җыеп мәш килә. кечкенә тауларыбызны җитез елга уратып алган. -чагага җәй көнендә иң зур шатлык иртәннән кичкә чаклы шушы елгада ташбаш яки зур булмаган табан тотып утыру. ерак түгел генә безнең урманыбыз да бар, анда без җәй көннәрендә җиләк һәм гөмбә җыеп вакытыбызны уздарабыз. урал таулары безнең туган авылыбыздан ерак урнашкан. минем туган ягым – чиксез калкулыклы дала, кайсебер җирдә аны зәңгәр сулы елагалар кисеп чыга. башкортостанда уникаль табигать һәм мәдәният байлыклары бик күп. монда булган сәяхәтчеләрнең күңелендә башкортостанда күргән матурлыклар озакка саклана һәм тагын да шушы тылсымлы җиргә борылып кайтасы килеп торадыр. безнең бурычыбыз - шушы табигый байлыкларны, туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. шулай булса гына монда килүче кунакларбыз да безнең туган ягыбызга, туган җиребезгә ихтирам белән карарлар һәм аңа зыянлык ясамаслар.
0,0(0 оценок)
Ответ:
lisa301
lisa301
24.02.2022 13:16

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, ала рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

       Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

0,0(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота